Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның якыннарын эшкуарлыкка өйрәтәләр

СВО ветераннары кулларына каләм, дәфтәр алды. Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары өчен эшкуарлык буенча уку оештырдылар. Алга таба мондый дәресләр даими булачак дип тә көтелә.

Казанда яшәүче Илнур Исхаков махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча киткән.

– «Казаноргсинтез» заводында инженер булып эшләдем, шуннан СВОга алдылар. Мотоукчылар полкында бүлек??? командиры булып хезмәт иттем, – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республикадагы бүлеге базасында оештырылган укуга килгән ир-ат. – 2023 елның декабрендә каты яраландым. Санкт-Петербургта умыртка баганасына операция ясадылар. Шуннан бирле госпитальләрдә яттым. Сәламәтлегем буенча кире махсус хәрби операция зонасына китә алмыйм. Тиздән ялым тәмамлана. Мине эштә көтәләр инде. Оешма эш урынымны саклап тотты. Сәламәтлегем рөхсәт итсә, эшемне шунда дәвам иттерәчәкмен. Гомумән, җитәкчелегебезгә бик рәхмәтлемен. Повестка килгәч, ике бала белән өйдә утырып калган хатыныма иң кыены булгандыр. Ул вакытта улларыбызның берсе – мәктәптә, икенчесе балалар бакчасында иде әле. Безгә гел ярдәм итеп тордылар: эш урынымны саклап калу өстенә оешма гаиләмә минем уртача айлык хезмәт хакымны түләде. Бәйрәм саен балаларга да, хатыныма да бүләкләр биреп, күңелләрен күтәрергә тырыштылар. Мин тегендә чакта «Яшь гаилә» программасы буенча фатир да алдык әле. Укуга исә белемемне арттырырга, яңа кешеләр белән танышырга дип килдем. Бизнеска бәйле белем беркайчан да комачау итмәячәк. Булган хәлләргә һич кенә дә үкенмим, хәзер исә акрынлап тыныч тормышка әйләнеп кайтырга кирәк.

СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлык буенча укуны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы һәм «Мой бизнес» үзәге белән берлектә Татарстан Икътисад министрлыгы оештыра. Программа кысасында танылган бизнес вәкилләре үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Белем алырга теләүчеләрнең яшенә, белеменә карата чикләү юк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын да укытачаклар. Теләк кенә кирәк.

– Укыту СВО ветераннары тыныч тормышка җиңелрәк әйләнеп кайтсын өчен үткәрелә. Без аларга чынбарлыкка тизрәк җайлашырга ярдәм итәргә телибез. Эшкуарлык нигезләренә өйрәтүгә бәйле тәүге дәресләрне тәҗрибә рәвешендә узган ел ахырында үткәреп карадык һәм кызыксыну зур булуын күрдек. Алга таба мондый укуны өч айга бер тапкыр үткәрергә ниятлибез, – ди Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратьева.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республикадагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, республикада махсус хәрби операциядән кайтучылар арасында эшкуарлык белән кызыксыну зур. «Бүген 70 ләп кеше бизнесның төрле юнәлешләрендә үзен сынап карый. Тәүге тапкыр оештырылган укудан соң үз эшен башлап җибәрүчеләр дә бар. Башта юл чатында шиномонтаж ачканнар иде, бераздан ни күрик: янәшәдә кафе да эшли башлаган», – дип, бер мисал китерде Гүзәл Удачина.

Бу юлы укуга 40 тан артык кеше килгән. Ярдәм дәресләр белән генә дә чикләнмәячәк, дип вәгъдә итте оештыручылар.

– Республикада киңкырлы ярдәм чаралары гамәлдә. Без бизнесны теркәгәндә дә, документлар белән эшләгәндә дә бишкуллап булышырга әзер. Иң мөһиме: үз дигәннәренә ирешә алсыннар, – ди Наталья Кондратьева. – Аерым алганда, СВО ветераннарына махсус финанс чарасы – биш миллион сумга кадәр 1 процентлы микрозаем гамәлдә.

Айваз Җамалиев СВОга киткәнче үк үзен эшкуарлыкта сынап караган булган.

– Махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә мобилизация буенча киттем, – ди ул. – Шунда вакытта булган авыруларым көчәйде, нәтиҗәдә госпитальгә эләктем. Бик озак дәваланганнан соң, мине хәрби хезмәткә яраксыз дип таптылар. Тыныч тормышта киндердән кием-салым һәм азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнә башлаган идем. Шул эшемне дәвам иттерәсем, әлеге юнәлешне үстерәсем килә. Биектау районында 40 гектарга якын мәйданда техник киндер үстереп, аны эшкәрттек инде. Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан субсидия алдым. Укуларның нәтиҗәсе һичшиксез булачак, дип ышанам.

СВОда һәлак булганнарның якыннары да яшәргә өйрәнә. Светлана Загребина Авдеевка янындагы бәрелештә ирен югалткан. «Александр Ватаныбызны якларга үз теләге белән китте. Ул Чечня, Төньяк Кавказны узган чын ватанпәрвәр иде. Ул булмаса, кем? Ярты елга контракт төзегән иде, шул контракты тәмамланырга 13 көн калды. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк. Мин банк өлкәсендә эшләдем. Шуңа күрә бу укуга килдем дә инде. Мәсьәләнең финанс ягын яхшы беләм, тәҗрибәле бизнес вәкилләреннән үз эшемне башлап җибәрергә өйрәнәсем килә», – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция Махсус хәрби операция зонасы "герой россии" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" батальо контракт буенча хезмә

Көн хәбәре