Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Герое Юрий Нимченконы Кырымнан сенатор вазыйфасына тәкъдим иткәннәр. Төбәк башлыгы Сергей Аксенов үзенең телеграм-каналында шулай дип белдергән.
“Юрий Петрович Нимченко – Кара диңгез флотының яр буе гаскәрләре 22нче армия корпусы яр буен саклаучы 126нчы аерым гвардия бригадасы хәрби хезмәткәре, тормышка карата дөрес позициядәге кеше”, – дип язган Аксенов кандидат турындагы постында.
Кырымнан Федерация Советының икенче әгъзасы сыйфатында исә гроссмейстер Сергей Карякин тәкъдим ителгән.
Татарстан хәрби хезмәткә контракт төзү турында тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерларына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез