Газетага язылу

МАХта автомат рәвештә пәйда булачак хәбәрләргә игътибар итәргә чакыралар

Эчке эшләр министрлыгында MАХ мессенджерында автомат рәвештә пәйда булачак хәбәрләргә игътибар итәргә өндиләр.

Автомат рәвештәге хәбәрләр тиздән – кушымта яңартылганнан соң пәйда булачак. Бу хакта “ТАСС” яза. Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсеннән аңлатып үтелгәнчә, шалтыратучы телефон кенәгәсендә юк икән, функция эшли башлагач, экранда “Нет в контактах” дигән язу чыгачак. Ә инде чит илдән шалтыратылганда, илнең исеме күрсәтелгән хәбәр пәйда булачак.

Идарәдә басым ясап әйтелгәнчә, әлеге функция кушымта яңартылганнан соң мөстәкыйль эшли башлаячак.  Мессенджердан файдаланучыларны мондый хәбәрләргә игътибарлы булырга чакыралар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре