Газетага язылу

«МАХ»та балаларның хыялларын тормышка ашырачак «Теләкләр чыршысы» чат-боты эшли башлады

МАХ мессенджерында теләк теләүчеләр һәм теләкләрне тормышка ашыручылар арасында уңайлы һәм имин аралашу өчен мини-кушымта һәм чат-бот эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

 Алар ярдәмендә хат язып җибәрергә һәм теләкне чынга ашыруның нинди стадиядә булуын күзәтеп торырга мөмкин булачак. Махсус мини-кушымта кулланучыларга балаларның тарихлары һәм яңа ел теләкләре белән танышырга, ә аннары аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясен 2018 елдан бирле Яшьләр эшләре федераль агентлыгы белән берлектә Беренчеләр хәрәкәте үткәрә. Акция уздырыла башлаганнан бирле 120 меңнән артык катнашучы һәм 1,5 мең партнер оешма ярдәме белән балаларның 320 меңнән артык хыялы тормышка ашырылган.

Актуаль вакыйгалар һәм акция яңалыклары турында белеп тору өчен МАХ мессенджерындагы «Теләкләр чыршысы» каналына язылырга була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре