«Бу үзенә күрә бер кечкенә кушымта булачак дип уйлыйбыз. Мисал өчен, бүген чәчтарашханәгә язылу өчен анда шалтыратырга, акча түләгәндә башка төр хезмәтләрдән файдаланырга кирәк. Киләчәктә боларның барысын да МАХ аша гына эшләп булачак», – диде министр.
Илья Начвин әйтүенчә, бу кече һәм урта бизнес өчен файдалы тәкъдим булачак. «Чөнки товар яки хезмәтләргә бәйле бөтен эшне дә бер урында гына башкарып булачак», – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, алга таба илкүләм мессенджер аша акча күчерү эшен дә җайга салмакчылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез