Мессенджерның матбугат хезмәтендә яңа функцияләренең пәйда булуы турында сөйләп үткәннәр. Россия һәм Белоруссиядә яшәүчеләрнең һәммәсе мондый каналларны булдыра ала. Ябык каналлар авторлары фото, видео, язмалар урнаштырырга, видеотүгәрәкләр, тавышлы хәбәрләр яздырырга мөмкин. Шулай ук каналда язмага карата фикерләр калдырырга теләүчеләргә юлны “ябарга”, каналга язылырга теләүчеләрнең заявкалары белән идарә итәргә була.
МАХта ябык канал эшләү өчен кушымтаны яңартырга (соңгы версиясенә кадәр), шуннан соң “Чаты” бүлегенә күчеп, экранның өске өлешендә "+" тамгасына басарга, “Создать приватный канал” опциясен сайлап, төп фото урнаштырырга, каналның исемен һәм тасвирламасын язарга, шулай ук, теләсәгез, МАХтагы контактлардан язылучыларны өстәргә дә “Создать канал” төймәсенә басарга кирәк.
Ябык канал авторы сылтама аша яңа язылучыларын чакыра ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез