МАХ мессенджерыннан файдаланучылар саны 45 миллионнан арткан. Бу хакта “РИА Новости” платформаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Октябрь аенда бер тәүлек эчендә МАХка керүчеләр саны уртача 18,2 миллионга җиткән. 7 һәм 10 октябрьдә, мессенджерга керүчеләр саны тәүлегенә 21 миллионга җитеп, рекордлы күрсәткеч теркәлгән”, – дип билгеләп үтелгән компаниядә.
Мессенджер эшли башлаганнан бирле:
*3 миллиардтан артыграк – текстлы һәм 20 миллионнан артыграк видеохәбәр җибәрелгән;
*700 миллионнан күбрәк шалтырату булган;
*чатлар саны 6,5 миллионга җиткән;
*каналлар саны 11 меңгә кадәр арткан.
VK компаниясе март аенда МАХ цифрлы платформасының башлангыч версиясен эшләтеп җибәргән. Аның аша мессенджерда аралашырга, шалтыратырга, тавыш хәбәрләре һәм 4 гигабайтка кадәр файллар җибәрергә мөмкин. МАХны App Store, RuStore һәм Google Play кушымталар кибетләреннән смартфонга урнаштырырга була. МАХны VKның кече компаниясе – “Коммуникационная платформа” үстерәчәк.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез