МАХта укучылар өчен мәгълүмати куркынычсызлык буенча агарту проекты эшли башлады

МАХта мәктәп укучылары өчен «Сферум»ның интерактив ярдәмчесе барлыкка килде. «Челтәрдә юл» чат-боты балаларга интернетта куркынычсызлык мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итә.

Проект 5-11 сыйныф укучылары өчен кибербуллинг буенча квесттан башлана. Укучылар үзләре геройны сайлый һәм, аның гамәлләре нигезендә, интернетта теләсә нинди гамәлнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белә. Шул ук вакытта сюжет линиясе һәр этапта уенчы кабул иткән карарларга карап үзгәрәчәк.

Чат-бот алга таба да укучыларны челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре