“МАХ” мессенджерындагы йортлар чатларына 17,7 миллионнан артыграк кеше кушылган. Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин ведомствода төбәкләр вәкилләре һәм бюджет акчасын баш бүлүчеләр белән уздырылган киңәшмә йомгаклары буенча шулай дип белдергән.
“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә “МАХ” илкүләм мессенджерын гамәлгә кертү динамикасына тукталып үттек. Бүгенгә йорт чатларына 17,7 миллионнан артык кулланучы кушылган. Тармакта 13,5 мең чамасы мәгълүмат каналы булдырылган”, – диелгән министрлык хәбәрендә. Киңәшмәдә төбәк вәкилләре мессенджер аша торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләгән. Утырышта катнашучылар шулай ук быел капиталь төзелеш объектлары реестрын булдыру, шулай ук төбәкләрдә лифтлар алыштыру, контрактлар төзү, аларны үтәү буенча фикер алышкан.
Планнарны тәгаенләштерү һәм лифтларга инвентаризация ясауны төгәлләүгә, кирәкле мәгълүматлар тапшыруга аерым игътибар ителгән. Хәзер төбәк планнарына 17,8 мең лифт кертелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез