"Медотвод"ы булган кешеләргә QR-код биреләчәкме? (Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатмасы)

Татарстанда "медотвод"ы булган кешеләргә QR-код бирелә башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Документны 22 ноябрьдән бирә башлаячаклар. Ул электрон һәм кәгазь форматта булачак дип ышандыралар.

- "Медотвод" - хәзерге вакытта кешенең коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатырга тиеш түгеллеген раслый торган медицина документы ул. Бу хәзерге вакытта кабул ителгән документлар нигезендә медицина документы рәвешендә рәсмиләштерелә, бу документ QR-код белән тәэмин ителә, - диде Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Табибтан прививка кадатырга ярамавы турында белешмәсе булган кешеләргә QR-код булсын өчен документны яңадан рәсмиләштерергә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид QR-код

Көн хәбәре