Медведев: «2024 елда 450 мең кеше Оборона министрлыгы белән контракт төзеде»

2024 елда якынча 450 мең кеше Россия Хәрби Көчләрендә хезмәт итү турындагы контрактка кул куйган, тагын 40 меңнән артык россияле СВОга ирекле рәвештә киткән.

Бу хакта РФ Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев профильле ведомствоара комиссия утырышында хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Узган ел безнең алга Президент тарафыннан куелган бурыч үтәлде. Хәрби хезмәт узу турындагы контрактны 450 меңгә якын кеше төзегән. Моннан тыш, 40 меңнән артык граждан ирекле формированиеләргә керде һәм махсус хәрби операция зонасына китте», –  дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре