Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазыйфасыннан киткән

Менделеевск районы хакимияте башлыгы үз вазыйфасыннан киткән. Районның чираттан тыш сессиясендә шул хакта мәгълүм булган. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнаша.

“Радмир Беляевка хезмәт эшчәнлеген Түбән Кама муниципаль районы җирле үзидарә органнарында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Идарә өлкәсендәге тәҗрибәсенең, шулай ук Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазыйфасында ирешелгән нәтиҗәләренең икътисадый һәм социаль өлкәләрдә яңа бурычларны уңышлы хәл итү мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам. Менделеевск районы аның җитәкчелегендә Татарстан гына түгел, бөтен Россиянең төп химия сәнәгате үзәкләреннән берсенә әйләнде. Узган елгы йомгаклар буенча тулаем территориаль продукт күләме 34,4 миллиард сум тәшкил иткән. 2020 елгы күрсәткечтән 1,5 тапкырдан күбрәккә артыграк бу”, – дип билгеләп үткән Алексей Песошин.

Радмир Беляев Менделеевск районына 2021 елдан җитәкчелек иткән. Шушы вакыт эчендә муниципалитет шәһәр мохите сыйфаты буенча Татарстанда лидерларның берсенә әйләнгән, ВЭБ.РФ версиясе буенча Россиянең иң яхшы моношәһәре исемлегенә кергән һәм социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга ирешкән. Аерым алганда, “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы төзелгән, “Тихие горы” пляжы һәм скверлар, лицей, татар гимназиясе ачылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре