Шәһәрнең ”Батырлар” аллеясендә апрель–май айларын көн саен “Батырлык дәресләре” үтә. Район мәктәп укучылары, балалар бакчаларындагы сабыйлар иртәге сәгать 9 дан 2 гә кадәр паркка килә. Без дә биредә экскурсиядә катнашучы төркемнәрне күрдек.
–Менделеевск – 7 Советлар Союзы героен биргән төбәк. Шуларның 6 сы шәһәрдәге 4 нче мәктәптә укыган. Патриотизм, батырлык темасына игътибар зур. Әлеге хис ана сөте белән бирелә дисәк тә арттыру булмас, –ди Менделеевск районы мәгариф иадарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов. –“Үлемсез полк” стенды урнаштырылган. Анда балалар фотолардан әби–бабайларын табып, батырлыклары турында өйрәнә. Патриотик уңай якка тәрбия үзгәрде, ул элеккеге түгел. Балалар чараларда бик теләп катнаша. Әлеге дәресләр яхшы укырга этәргеч бирә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез