Компания хезмәткәрләрен 7 гыйнварда ук кулга алганнар – икесен дә суд өй арестына җибәргән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 4 гыйнварда Менделеевскида ачык коеда 10 яшьлек ике малайның мәете табылган. Люксыз кое балалар шуа торган тау янында урнашкан булган. Балалар таудан шуганда коега төшеп киткән. Хезмәтләр тиешенчә күрсәтелмәү турында эш ачылган. Ачыкланганча, ачык кое «Таткоммунэнерго» компаниясе күзәтүендә булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез