«KazanFirst» хәбәр иткәнчә, ике малай да кичә югалган. Балаларны эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Мәгълүм булганча, мәктәп балалары тау шуарга киткәннәр. Малайларның берсе ачык канализация чокырына егылган. Икенчесе аны коткарырга тырышкан һәм шулай ук һәлак булган. Алар егылып төшкән канализация коесы ачык булган.
Балаларга 10 яшь булуы билгеле. Малайлар дус булганнар.
Район башлыгы Роберт Искәндәров һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.
– Гаиләләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез