Менделеевскида атом электр станциясен төзергә мөмкиннәр

Россиядә водород җитештерәчәк тәүге атом энерготехнологик станциясе (АЭТС) Менделеевск районының “Алабуга-Менделеевск” яңа махсус икътисадый зонасында пәйда булырга мөмкин. Район хакимияте башлыгы Радмир Беляев Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы чарасында шул хакта белдергән.

– Инде ярты ел буе “Росэнергоатом” компаниясе белән берлектә эшләвебез сер түгел. Илдә водород җитештерү буенча тәүге зур инвестицион проектка бәйле рәвештә кул куелган билгеле бер килешүләребез бар”, – дип сөйләп үткән ул.

Беляев әйтүенчә, “Росэнергоатом” проектка 300 миллиард сум җәлеп ителергә мөмкин. Әмма хакимият башлыгы АЭТСны файдалануга тапшыруның күздә тотылган срогын әйтмәгән.

Инде мәгълүм булганча, “Алабуга-Менделеев” махсус икътисадый зонасын киләсе елның маенда төзи башларга җыеналар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре