Газетага язылу

Менделеевск шәһәрендә коега төшеп үлгән балаларның гаиләләренә берәр миллион сум акча биреләчәк

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров карары буенча һәлак булган укучыларның гаиләләренә берәр миллион сум түләнәчәк.

 Район шулай ук хушлашуны һәм җирләүне оештыруны үз өстенә ала. 

Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитет башлыгы хәбәр иткән. 

Элегрәк Роберт Искәндәров һәлак булган балаларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм ярдәмнең тулы күләмдә күрсәтеләчәген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевскта ун яшьлек ике бала һәлак булган – алар санкцияләнмәгән тау янында урнашкан коега төшеп киткәннәр. Тау да, шуу урыны да санкцияләнмәгән. Кое коммерция предприятиесе балансында булган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү үткәрә.

Моннан тыш, Менделеевск районында барлык ял итү урыннарында чираттан тыш тикшерүләр үткәреләчәк.

"Мондый ташландык конструкцияләр кичекмәстән юк ителергә яки ышанычлы изоляцияләнергә тиеш. Без һәрвакыт кешеләр күпләп була торган урыннарны контрольдә тотабыз. Якын көннәрдә тауларда рөхсәтсез шуу урыннарын да чираттан тыш тикшерәчәкбез. Бу процесска халыкның да кушылуын – мондый нокталар турында хәбәр итүләрен сорыйбыз", - диде Менделеевск районы җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре