Аның сүзләренчә, агымдагы атна башы салкын булачак, термометр баганалары -8…-12°C кадәр төшәчәк, ә республиканың көнчыгышында кайбер урыннарда тагын да түбәнрәк булачак. Әмма чәршәмбедән хәлләр кискен үзгәрә башлый.
«Антициклон китү белән, нуль градуслы температуралар әкренләп кайтачак… Чәршәмбедә – нуль градус, ә пәнҗешәмбедә – бераз плюс һәм кар юеш кар белән алышыначак», – дип аңлатты Шувалов. Чәршәмбе 12–15 м/с кадәр көчле җил белән кар көтелә.
13-14 декабрьдә – ял көннәрендә салкыннар көтелә.
«Бу тотрыксызлыкның ай ахырына кадәр дәвам итүе мөмкин. Алга таба һава торышы ниди булачагын әйтергә батырчылык итмим әле», – дип йомгаклады метеоролог.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез