Метеоролог: “Татарстанда җәй тоткарлана, әмма тиздән килеп җитәчәк”

Татарстанда май ае салкынча килде, явым-төшем күләме дә нормадан 1,5 тапкыр артып китте. Узган елда бу вакытта инде җәйге һава торышы хөкем сөрә иде. Фәнни күзлектән караганда, тәүлеклек уртача һава температурасы +15 градустан арткан очракта, җәй җиткән, дип санарга мөмкин. Гадәттә май ахырында шулай була. Ниһаять, бездә киләсе атна башында җәйгә хас һава торышы көтелә.

“Бүгенге һава торышы төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон белән бәйле. Һава температурасы әлегә – җәйге чордагы кебек түгел, әмма атна ахырына җылытачак”, – дип билгеләп үткән КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Якын араларда Мәскәүдә +27 градуска кадәр җылы булачак. Метеоролог әйтүенчә, бу җылы безгә дә киләчәк. Якшәмбе – 25 майдан көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә киләсе атнада эссе булачак: +25...+28 градус көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре