МУП хәбәр иткәнчә, техник сәбәпләр аркасында 8 нче маршрут буенча баручы поезд «Кәҗә бистәсе» станциясендә пассажирларны төшергәч һәм ярдәмче поезд ярдәмендә «Авиатөзелеш» станциясенә җибәрелгән.
Метро йөрешендәге өзеклек поезд аппаратурасында һәм программа белән тәэмин итүдә проблема туу сәбәпле килеп чыккан, шунлыктан линиядән составны вакытлыча алу турында карар кабул ителгән. Төнлә белгечләр поезд төзексезлегенең сәбәбен бетерәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез