«Аңлашыла, шәһәрдә яшәүчеләрнең тәнкыйте гадел. Кичә штабта үз-үзләренә начар билге куйдылар, диюләре. Бездә 5,8 меңнән артык күп фатирлы йорт бар, тик бездә һәр аерым йорт өчен җаваплы җитәкче яки милиция участок инспекторын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилен билгеләү өчен 5,8 мең түрә юк», – диде Метшин.
Ул шулай ук күптән түгел шәһәрдә идарәче компанияләр кар чыгарган өчен халыктан өстәмә акча җыю турында тавыш бирү уздырды, дип искәртте. Инициативаны казанлыларның өчтән бере генә хуплады. Кайберәүләр тарифларны арттырды, йортларда яшәүчеләрнең бер өлеше счетта акча туплаячак һәм аларны кирәк булган чакта кулланачак.
«Әмма иминлек мәсьәләсе суда батучыларны коткару – батучыларның үз эше, дигән сериядән түгел. Әгәр халык үзе аңлап активлык күрсәтмәсә, район администрацияләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм участок милиционерлары гына җитмәячәк. Без барыбыз да вәзгыять никадәр җитди булуны, хәрби чакырулар чорында яшәвебезне аңларга тиеш. Пилотсыз очкычлар Казанга һәм Татарстанга кадәр очып килеп җитә. Бу кар м
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез