Быел беренче сигез айда Россиядә миграция законын бозган 35 меңгә якын кешене туган илләренә кайтарып җибәргәннәр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин искәртеп үткәнчә, закон бозучылар исемлегенә кертелгән мигрантларның Россиядә яшәп тору вакыты 10 сентябрьдә төгәлләнде. Реестрны 5 февральдә төзи башладылар.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьгә әлеге исемлектә 770 мең мигрант исәпләнгән. Шуның өчтән бер өлеше – хатын-кызлар һәм балалар. Хәзер мондыйларга карата туган илләренә кайтарып җибәрү режимы гамәлгә кертелгән. Ул закон бозучыларның кайбер хокукларын чикләүне, кырысрак контрольне күздә тота. Үзе белеп кайтып китмәүчеләрне илдән куып чыгаралар һәм штраф салалар. Андыйлар киләсе 5 елда Россиягә керә алмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез