Газетага язылу

Микрозаймнарны һәм коллекторлар эшчәнлеген тулысынча тыймакчылар

Дәүләт Думасында ЛДПР депутатлары микрофинанс оешмаларын тыюны, кредит бирүне бары тик банкларга гына калдыруны күздә тоткан закон проектын әзерләгән. Документ Хөкүмәткә бәяләүгә җибәрелгән, дип яза «ТАСС».

Тәкъдим хупланса, микрофинанс эшчәнлеге юкка чыгачак, кредитларны бары тик банклар гына бирә башлаячак. Шул ук вакытта бурычлар гамәлдән алынмаячак, моңа кадәр төзелгән килешүләр үз көчендә калачак, бары тик түләтү тәртибе генә үзгәрәчәк.

Моннан тыш закон проекты авторлары коллектор оешмаларын түләү вакыты чаккан бурычларны түләтүләрен тыюны тәкъдим итә. Шулай ук банкларга да бурычларны түләтү вәкаләтләрен коллекторларга тапшыруны тыярга ниятлиләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре