Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның хатыны – блогер Миләүшә Сабирова шушы көннәрдә таксида күңелсез хәлгә юлыгуы турында сөйләгән. Ул такси хезмәтеннән сирәк файдалана икән. Бу юлы җайлырак барып җитү өчен “Комфорт+” чакыртырга уйлаган. Ләкин бик сәер таксистка юлыккан, дип яза “KazanFirst”.
– Бүген мин шундый көчле стресс кичердем. Таксига утырдым. Өстәвенә “Комфорт+” дигәненә заказ биргән идем әле. Рульдә – зур гына гәүдәле яшь егет. Утырганда, миңа текәлеп карап торды. Борылышта, утыргычны кочаклап, миңа таба борылды. Берни аңламыйм, ул кискен хәрәкәтләр ясый. Барабыз шулай. Телефонны алып, иремә шалтыраттым. Трубканы куйгач, бу тагын... Сез татар кызымы, ди. Әйе, димен. Шуннан соң ул нәрсәдер мыгырданып алды. Юлның-юл буе миңа таба борылып, текәлеп карап барды. Бик нык курыктым. Күптәннән таксида йөргәнем юк иде, – дип сөйләгән Миләүшә.
Ул кызларга такси чакыртканда уяу булырга чакырган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез