Газетага язылу

Милли эшләнмәләр остасы Гөлгенә Гаязова: «Замана хатын-кызлары зәвыклы булырга омтыла»

Милли эшләнмәләр остасы Гөлгенә Гаязова: «Замана хатын-кызлары зәвыклы булырга омтыла»

Балтач районының Чапшар авылы кызы Гөлгенә Гаязова милли сумка, калфак, изү, путалар тегә. Соңгы вакытта борынгыдан килгән бизәк эшләнмәләргә ихтыяҗ арткан. Яшь оста барыннан да бигрәк әнә шуңа сөенә.

- Мин милли кыйммәтләрнең асылын аңлаган гаиләдә үстем. Кечкенәдән бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Укытучы булып эшләгән Мөнирә әбием өйрәтте. Ул тегү, чигү, бәйләргә оста. Тик торганга шайтан тоттырган дип, гел әйдәләп торды. Әнием дә тегүче. Бик  матур сәхнә, бию күлмәкләре тегәләр. Әнием эшләгән цех хуҗасы Гөлнара апа Эркаева: "Әйдә,шулай эшләп кара әле, син булдырасың", –  дип киңәшен бирде. Хәзерге вакытта әкренләп шушы юнәлешкә кереп барам. Аның чигү машиналары бар. Нәрсә теләсәң шуны чиктереп алып була. Аңа да заказ, миңа да уңайлы, – ди 30 яшьлек кул остасы. –  Гел милли киемнәр, милли аксесуарларга кызыга идем. Затлылык билгесе дип саныйм моны. Калфаклар ясый башлавыма –  өч ел тирәсе. Менә хәзер  милли стильдә сумкалар эшли башладым. Үземә бик ошый. Шулай ук изү, путалар эшлим. Хыяллар зурдан. Алга таба яңа, матур эшләнмәләр эшләрмен дип ышанам.

Гөлгенә  әйтүенчә, интернет заманында әлеге эшләрне башкару авыр түгел. Аннан төрле эшләргә идея, фикерләр алырга мөмкин. Сумкаларын төрле яшьтәге хатын-кызлар үзләренә һәм бүләккә ала икән. Төс, форма, үлчәмнәрен үзләре сайлый.

- Соңгы вакытта миллилек үсештә. Әби-бабаларыбыздан килгән матур бизәк, эшләнмәләр модага кереп бара. Ләкин заманчалаштырып дип әйтсәм ялгышмам. Хатын-кызлар милли аксесуарлар белән кызыксына. Эшсез торганым юк, – ди ул.

Аның кул эшләнмәләре белән телеграм-каналда таныша аласыз.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре