27 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Татарстан» журналының махсус саны тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
«Казанның танылган кешеләре җыелган компаниядә китап укуга мәхәббәт хакында сөйләячәкбез. Кичәдә оттырышсыз лотерея да уйнатылачак. Бәхетле кешеләр Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автографы куелган китапка ия булачак», - диелә хәбәрдә.
Чарага язучы, «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиятуллин да кунак буларак чакырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез