«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Мәктәптә төшерелгән  мультфильм, киноларны хәзер республикада да беләләр. «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Анда республиканың 26 районыннан 3 меңгә якын укучы катнашкан. Компьютер уеннары, анимация һәм кино – безнең киләчәгебез, ди белгечләр. Балаларның монда өлеше зурмы?

Фестивальнең төп максаты – татар телен саклап калу, анимация һәм кинематографиянең сәнгать чаралары аша балаларның фантазиясен, иҗатын үстерүне камилләштерү. «Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәренең «Нурчыклар» мультипликацион студиясе, мәктәпләр һәм студияләр арасында Буаның Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе җиңде.  «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә «Күренмәс» фильмы белән Сарман районының «Җәлил» кинотеатры җиңүче булды.

– Бүгенге чарабыз да, бу чарада катнашучы аудиториянең шәхесләре дә бик үзенчәлекле. Чөнки алар – әле күңелләренә бер бөртек тузан да  кунмаган  балалар, яшүсмерләр, безнең киләчәгебез. Нинди матур иҗат җимешләре күрергә насыйп булган безгә. Заманча технологияләрне үз иткән, аларны киләчәк тормыш белән бәйләгән балаларыбызга зур рәхмәт. Шуның кадәр кызыксыну бар икән – телебез, халкыбыз яши, киләчәгебез өметле дигән сүз. Телебезне яратып, аның матурлыгына сокланып, тарихи байлыгын башкаларга да җиткерергә тырышып яшәсәк иде, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.

«Балалар өчен тәрбиячеләр ясаган компьютер уеннары» номинациясендә Чаллы шәһәренең «Шаянкай» балалар бакчасы җиңү яулады. Мәктәп укучылары һәм студияләр арасында Чаллының «Замана» театр берләшмәсе ясаган компьютер уены иң яхшысы дип табылды.

– «Компьютер уеннары» номинациясе ул гаҗәп кызык, безгә шундый күп эшләр килде. Тәрбиячеләргә, укытучыларга, бу эш белән шөгыльләнүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Компьютер уеннары, анимация һәм кино – безнең киләчәгебез ул. Мондый сәләтле балалар булганда, киләчәгебез өметле булыр, – диде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Чарада Союзмультфильм киностудиясенең генераль директоры, продюсер, жюри әгъзасы Борис Машковцев та бар иде.

«Бер-беребез белән хезмәттәшлек итү һәм чын зур кино эшләргә өйрәнү өчен анимациянең бөтен ил буенча үсүен һәм һәр төбәктә, һәр шәһәрдә үз анимацион студияләре булуын теләр идем», – диде ул.

Шулай ук, тантанада «Балалар фольклоры» һәм «Шаян ТВ» беренче татар балалар телеканалында «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Ярты ел эчендә кызыклы иҗат юлын үттек. Катлаулы да булды, әлбәттә. Без барыбыз да монда җыелганбыз икән, димәк, нәтиҗәле эш эшләгәнбез. Юлыбыз ак булсын, дәвамлы булсын, сез искиткеч талантлы балалар, чөнки сез – иҗат белән яңа заманча технологияләр үрелеп бара торган сәнгать җиңүчеләре. Әлеге конкурс, һичшиксез, халыкара дәрәҗәсенә күтәрелеп, географиясен киңәйтергә тиеш. Без булдырачакбыз!» – диде «Милли мультfest» проектының идея авторы, сәнгать җитәкчесе Рамил Төхвәтуллин.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм 1 урынга – 100, 2 урынга – 70, 3 урынга – 50 мең сумлык премияләр тапшырылды.

                                                                                                 Ләйсән САФИНА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ләйсән Сафина «Милли мультfest»

Көн хәбәре