«Милли мультfest» фестиваленең төбәк турларының чираттагысы Актанышта үтте. Бу юлы жюри Минзәлә, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай, Актаныш районнарыннан килгән катнашучыларның эшләрен карады.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган "Милли мультfest" фестивале дәвам итә.
- Әлеге күркәм фестивальнең төбәк туры бездә үтү - очраклы гына түгел. Актаныш - 99 процент татарлар яшәгән район ул. Татар дөньясына зур шәхесләрне Актаныш та бирмәсә, кем бирергә тиеш, шулай бит, - диде кинофестиваль турында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, номинацияләр буенча иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнде һәм март аенда узачак республика турына чакырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез