Бүген Татарстан Милли музейда Дәүләт Советына 30 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә парламент музее экспонатлары: Россия һәм чит илләр делегацияләре визитлары барышында бүләк ителгән сувенирлар, дәүләт, төбәк һәм муниципаль символика, республика предприятиеләре продукциясенең күргәзмә үрнәкләре, республика шәһәр-районнарында яшәүчеләрнең рәсемнәре һәм бүләкләре аша Дәүләт Советының парламентара элемтәләренең 30 еллык тарихы турында сөйли.
Күргәзмәдә катнашучылар һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Экспозицияне ачу тантанасында Дәүләт Советы депутатлары, парламент ветераннары, чит илләрнең Казандагы дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
“Дәүләт Советына 30 ел тулу – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында һәм парламент тормышында мөһим вакыйга, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Моннан 30 ел элек парламентны, Дәүләт Советы, дип исемләп, республикабызның дәүләтчелегенә басым ясадык. Шуннан бирле депутатларның Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән үзара тыгыз хезмәттәшлеге нигезендә яңаны булдыру юлындагы хезмәте сайлаучыларның көн кадагындагы мәсьәләләрен хәл кылуга, Татарстанны эзлекле төстә үстерү хакына законнарны алга таба ныгытуга юнәлдерелде”.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, барлык чакырылышларда парламент һәм депутатлар илдәге, җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бергә атлаган, кайвакыт законнар әзерләү һәм кабул итүне вакытыннан алда хәл итеп куйган. “Татарстанның бүгенге парламентаризмы тарихы төрле вакыйгаларны һәм күренекле депутатларны хәтерли, – диде ул. – Парламент эшчәнлеге – җәмгыятьне үстерү өчен чиктән тыш мөһим. Нәкъ менә хакимиятнең законнар чыгару органы уртак максатка ирешү хакына төрле фикерләрне, төрле сәяси карашларны берләштерергә тиеш. Фикер төрлелеге, парламентыбызның төрле сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр вәкилләреннән торуы бервакытта да үзара хезмәттәшлеккә комачауламады, чөнки республика өчен, халык өчен җаваплылык хисе һәрвакыт беренче урында торды. Татарстан башлыча парламентның нәтиҗәле эшләве, көчле законнары нәтиҗәсендә Россиянең терәк төбәгенә әйләнде.
Парламент җитәкчесе фикеренчә, күргәзмә Дәүләт Советының күпкырлы эшчәнлеген, шул исәптән парламентара хезмәттәшлекне үстерү буенча эшчәнлеген ачкан. Милли музейда оештырылган экспонатлар экспозициясе дә шул хакта сөйли.
Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан ачылган күргәзмәдә катнашучыларны чит дәүләтләрнең Казандагы вәкиллекләре дипломатлары башлыклары исеменнән Казахстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков котлады. “Татарстан Дәүләт Советы шушы еллар эчендә Россия җәмгыяте социаль-икътисадый тормышының барлык өлкәләрендә бик мөһим реформалар аша, дәүләт төзелеше системасын үзгәртеп корулар чоры аша узды, – дип басым ясап әйтте ул. – Республика парламенты сәяси үзгәртеп корулар үзәгендә торды, Россия халыкларының зур гаиләсендә үз урынын тапты. Татарстан парламентаризмы Россия Федерациясенең эзлекле үсешенә, толерантлык традицияләрен, төрле милләтләр һәм конфессияләрнең үзара ихтирамын саклауга зур өлеш кертте”.
Күргәзмә 30 майга кадәр эшләячәк.
https://vatantat.ru/2025/03/165423/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез