Газетага язылу

Милли музейда март ахырына кадәр татар хатын-кызлары костюмнарына багышланган күргәзмә эшләячәк

10 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенда татар хатын-кызлары костюмнарына багышланган «Җеп» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә Fashion Iftar чаралар циклы кысаларында үткәрелә, проектның идея авторы – Fashion Iftar чарасын оештыручы, мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Экспозициядә татар костюмының архив вариантлары һәм заманча дизайнерларның эшләре тәкъдим ителә. Биредә татар хатын-кызларының өс һәм аяк киемнәрен, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин.

Күргәзмә дүрт тематик өлешкә бүленгән. «Җеп. Еллар аша» – музей фондларыннан традицион костюмнар һәм элементлар, «Җеп. Форма» – дизайнерлар эшләрендә милли эстетиканы заманча уку, «Җеп. Баш киемнәре» һәм «Җеп. Һөнәрләр» – әлеге бүлектә татар һөнәрчелек традицияләре: сумкалар, аяк киемнәре, Казан тегү һәм заманча дизайндагы декоратив техника эшләнмәләре тәкъдим ителә.

Проектта җирле брендлар һәм дизайнерлар: «Бюро Бану», «Луиза Скипина», «Qayna», «Your Yool», «Данияр», «Айгель Сәләх», «Сахтиан», «Гүзәл Хәиб», «Дасаев», «Matrushke» һәм «Lusi» катнаша.

«Әлеге күргәзмәне кабул итү – Милли музей өчен зур дәрәҗә, биредә безнең милли асылыбыз да, яңа татар модасы да чагылыш таба. Күргәзмәнең исеме очраклы гына сайланмаган. Җеп – безне борынгы бабаларыбыз, вакыт, традицияләр белән бәйли торган чара. Биредә борынгылык һәм яңалык бер мәйданда тәкъдим ителә», – дип искәртеп узды күргәзмә ачылышында Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 10 марттан 31 мартка кадәр тәкъдим ителәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре