«Без күршеләр идек. Соңгы вакытта ул хастаханәдә ятты. Шунысы гаҗәп: аны озатырга килүчеләр күп булды. Ире – Габдуллаҗан Җәләлов исән-сау, йөреп тора. Балалары ялгызын калдырмый», - дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» баш мөхәррире урынбасары, язучы Вахит Имамов.

Ул аның татар мәктәпләре эшләсен өчен дип, тырышып йөргәнен искә алды. «Казандагы күренекле укытучы, гомере буе укытты. Татар мәктәпләре эшләсен, үлмәсен дип янып йөргән кешеләрнең берсе иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика институты ябылгач, бер тавыш булмады. Гөлфәния Җәлилова кебек көрәшүчеләр булса, бәлки, нәтиҗәсе башка булыр иде. Гөлфәния апа чигенүне белмәде: аны күпме судка йөрттеләр, штраф салдылар...» - дигән язучы.
«Гөлфәния Җәләлова 120нче гимназияне ачтыртты, ләкин ул хыялланганча булмады. Ун ел көрәште, гимназиянең бары тик татар телле булуын гына теләгән иде. Габдуллаҗан һәм Гөлфәния Җәләловлар – чигенүне белмәс кешеләр. Киләчәктә алар кебекләр булырмы? Алар үзләре өчен түгел, халык өчен дип янып яшәде», - ди Вахит Имамов.
Гөлфәния Җәләлова – 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез