Гонконг рәссамы Касинг Лунг кыяфәте сәер, ләкин үзенә җәлеп итә торган Лабубу исемле нәни монстр уйлап тапканда, бу уенчык миллиард сумлы бизнеска әверелер дип күз алдына да китермәгәндер. Бүген Лабубу исеме бөтен дөньяга таныш, ә аны җитештергән компания миллиардлаган долларлы капитализацияле корпорация! Аңа нигез салучы Ван Нин Forbes фаразлары буенча Кытайның иң бай кешеләре исемлегенә керде һәм аның байлыгы 22,7 миллиард доллар дип бәяләнә.
Лабубу тарихы – гади уенчык тарихы гына түгелл. Бу – эмоциональ дизайн, мәдәни тенденция һәм акыллы маркетингның уңышка китерүенә бер мисал. Рәссам Касинг Лун шундый камил булмаган, сөйкемле һәм бер үк вакытта сәер образ тудырып, миллениаллар (1981 -1996 елларда туучылар) һәм зумерларның (1997 -2012 елларда туучылар) күңеленә яулады. Лабубу гадәти уенчыклардан аерылып тора. Ул бүгенге көндәге төрле "ялтыравык һәм "камиллектән" гарык булган зурлар өчен уенчык.
Уенчыкны тудыручылар аны менә кечкенә балалар өчен түгел, ә зурраклар өчен атап чыгарып отты да. Нәкь менә зурлар әлеге уенчыкка чиратларда тора, TikTok’та күрсәтә, аның тормышы белән яши.
Уенчыклар ябык тартмада чыгарыла һәм алдан анда нинди образдагысы буласын белеп булмый. Мондый билгесезлек сатып алучыларда лотерея шикелле үк кызыксыну уята. Әлеге уенчык "дәү балалар" өчен бик кызык булып чыкты: алар аны күпләп сатып алып коллекция җыялар, алмашалар, сирәк экземплярларын эзлиләр һәм икенчел базарда аларны ун тапкыр кыйммәтрәк бәягә саталар һәм алалар.
Шулай ук бу уенчык социаль челтәрләрне кыздыра – Лабубу белән видео һәм фотолар Instagram һәм TikTok-та вируслы контентка әйләнде. Сәер уенчык танылган дөнья йолдызлары кулына эләккәч, ихтыяҗ тагын да артты.
Россиядә оригиналь Лабубуны Санкт-Петербургта урнашкан рәсми кибеттән сатып алырга мөмкин. Уенчыкның бәясе сериясенә һәм күпме чыгарылуына карап 6999 сумнан 43999 сумга кадәр.
Аның "подделкаларын" Wildberries, Ozon кебек маркетплейслардан, яисә шәхси уенчык кибетләреннән табарга мөмкин. Бәяләре 800–2000 сум тирәсе.
Әлеге уенчыкны Казанга беренчеләрдән булып кайтарткан шәхси кибет тотучы Динара Гыйбатдиновага аны сату идеясен үсмер кызы әйткән булган. Тик ул аны башта бик сәер күргәнлектән ризалашмаган.
– Кышын Лабубу кайтарту турында кызым әйткән иде, ләкин кирәкмәс дип уйладым. Ә инде апрель-майда чын "бум" башланды. Мин әлеге уенчыкны кайтартучыны таптым, Казандагы беренче Лабубулар миндә булды. Ул чакта аларның бәясе 1300 сум иде. Хәзер бу сәер уенчыкның кибетләрдә ниндие генә юк! Курчаклар, беләзекләр, Лабубу башлары да бар. Яңа тренд чыкты – Лабубуларны матур брендлы киемнәргә киендерү модада хәзер. Минем оригиналь Лабубуны күргәнем бар, дөресен әйткәндә, аңа охшатып эшләнгәннәре дә сыйфат ягыннан бер дә калышмый, хәтта матуррак та төсле тоела, – ди ул.
Лабубу – ул уенчык кына түгел. Әлеге сәеркәй – бәхет хисен тоймый башлаган, ыгы-зыгыдан туйган уен яшеннән чыкканнарның күңел тынычлыгы табу ысулы. Алар аны җыялар, уйныйлар, фотога төшерәләр һәм балачак шатлыгы хисен кире кайтаралар. Кыскасы, теге психологлар әйткән "кечкенә малай" белән "кечкенә кызның" күңелен күрәләр. Тик балачакта озак утырып, кабат үсәргә генә оныта күрмәсеннәр инде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез