Газетага язылу

Миллиард татарның берсе

«Миллиард.Татар» электрон басмасы, «Ел татары» бәйгесенең халык арасында уздырылган тавыш бирү этабына нәтиҗә ясап, 23 номинациядә җиңүчеләрне атады. Хәзер алар арасыннан төп җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Бәйгегә нәтиҗә Казан Кремлендә ясалачак.

Миллиард татарның берсе
«Татар-информ»

Татар мәдәнияте һәм фәне үсешенә зур өлеш керткән милләттәшләребезнең хезмәтен бәяләгән бу бәйгене «Миллиард.Татар» моннан өч ел элек оештыра башлады. 2022 елда редакция журналистлары үзләре өч геройны сайладылар да шуның белән эшне төгәлләделәр. Бу исемлеккә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Радик Салихов, адвокат Руслан Нагиев һәм публицист Марк Шишкин кергән иде. Бер елдан редакция, әлеге эшне киңәйтеп, рейтингны «үтә күренмәле» итәргә уйлый.

– Моның өчен төрле форматларны өйрәнергә туры килде. Номинацияләрне арттыру өстендә эшләдек, бәйгене алып бару механизмын көйләдек, – ди басманың баш мөхәррире Арслан Минвәлиев.

Шулай итеп, татар тормышының барлык өлкәсен колачлаган 23 номинация барлыкка килә. Анда «Ел җыры», «Ел спортчысы»ннан башлап, «Иң яхшы татар рестораны»на кадәр бар. Нәтиҗәдә, татар тормышы, актив милләттәшләребез турында тулы кыйммәтле тикшеренү эшләре башлана. Һәр номинация буенча белгечләр фикер алыша һәм ун номинант сайлап алына.

Шунысы бар: бу бәйгегә беркем дә үзен тәкъдим итә алмый, урынны сатып алырга да мөмкинлек калдырылмый. Бу эш белән аларның командалары шөгыльләнә. Кайчагында катнашучылар үзләренең бу исемлеккә эләккәннәрен белми дә кала икән.

Алга таба ун номинант кертелгән исемлекләр «ВКонтакте» һәм «Телеграм» социаль челтәрләренә тавыш бирү өчен куела. Оештыручылар әйтүенчә, онлайн тавыш бирүнең үзенчәлеге дә бар, әлбәттә. Җиңү күбрәк командаларның ничек эшләвенә генә бәйле булып калырга мөмкин. Әмма редакция хезмәткәрләре бу эшне дә күзәтү астында тотарга тырыша.

Быел 115 299 кеше тавыш биргән. Шуларның 76 922 се – «Телеграм»да, 38 377 се – «ВКонтакте»да.

13 ноябрьдә тавыш бирүнең соңгы этабы башланды. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 10 кеше хәзер инде суперфиналда ярыша. «Ни өчен номинацияләр 23, ә суперфиналда катнашучылар 10 гына?» дигән сорау туарга мөмкин. Җавабы мондый: суперфиналга бары тик кешеләр генә үтә, ә проектлар төшеп кала.

Халык сайлавы белән бергә редакция үз хокукын да калдыра: проект версиясе буенча 10 җиңүчене сайлый.

– Беренче рейтингны үткәргәндә үк, без тавыш бирү юлы белән сайлауның бик үк дөрес булмаганлыгын аңладык. Мәсәлән, галимнәрнең күбесе социаль челтәрләрдә утырмый. Шул ук вакытта аларның эшләрен эстрада җырчысыныкы белән чагыштыра торган да түгел. Шуңа күрә үз версиябезне калдырырга булдык, – диде Арслан Минвәлиев бу җәһәттән.

Узган ел 10 татар арасында танылган тарихчы Искәндәр Гыйләҗев җиңү яулады. Моңа өстәп, жюри «Ел татар хатын-кызы»н да сайлады. Бу исемгә Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова лаек булды. Алар икесе дә журналистлар белән очрашуга килгәннәр иде.

– «Миллиард.Татар» редакциясенең бүләкләү тантанасына чакыруы минем өчен көтелмәгән яңалык булды, – диде Сәйдә. – Нинди премиягә лаек булуымны ишеткәч, үземнең дөрес юлдан баруымны аңладым. Мондый игътибар миңа милләтемне үстерүгә күбрәк көч кертү өчен стимул бирде.

Искәндәр Гыйләҗев тә үз фикерләрен әйтте.

– Бу бәйгедә ясалмалылык юк. Халык үзе тавыш бирә. Камиллеккә чикләр югын исәпкә алсак, бәлки номинацияләр турында кабат-кабат уйланырга, сайлап алу системасын яхшырту буенча эшләргә, башкаларның тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәктер. Иң мөһиме: бу бәйге халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итә. Үзем өчен дә бу вакыйга – зур сюрприз, планнарымны тормышка ашыруда зур этәргеч булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре