Бер тешне дәвалау бәясенә теш табибына беренче тапкыр күренү һәм, пломба куеп, кариесны дәвалау кергән. Бәяне һәр шәһәр өчен аерым исәпләп, уртача хезмәт хакы белән чагыштырганнар һәм аның стоматологка ничә тапкыр күренү мөмкинлеге бирүен билгеләгәннәр.
Шул рәвешле “миллионер” шәһәрләр буенча исәпләп чыгарылган “пломба индексы” уртача 14,7 күрсәткечен тәшкил иткән. Мондый шәһәрләрдә, теш табибына күренеп, кариесны дәвалау уртача 6,8 мең сумга төшә.
Теш дәвалау Мәскәүдә (9700 сум), Санкт-Петербург (9500 сум) һәм Казанда (8 000 сум) кыйммәткә чыгуын санап чыгарганннар . Ә иң арзаны – Волгоградта (4 000 сум), Түбән Новгород (5 000 сум) һәм Омскида (5305 сум). Шул рәвешле Мәскәүдә теш дәвалау Волгоградтагыга караганда ике тапкырдан күпкә кыйммәтрәк.
“Пломба индексы” буенча Красноярск беренче урынны алган. Биредә табибка күренү һәм бер тешне дәвалау бәясенең 6450 сумга төшүеннән чыгып, айлык хезмәт хакының 19 тешне яматырга җитүен ачыклаганнар. Мәскәү һәм Волгоградта асылда бер үк төрле диярлек – 18,9. Әмма сәбәпләре төрлечә: башкалада уртача хезмәт хакы иң югары, ә Волгоградта – “миллионер” шәһәрләр арасында дәвалау бәясе иң арзан. Ә иң түбән күрсәткечләр – Воронежда (11,2), Ростов-Дон (11,6) һәм Чиләбедә (12,4).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез