Миллионнарга бәйле җәнҗал: Татарстанда сукырлар җәмгыяте президентының улы тоткарланган

Татарстанда Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте президентының улы Александр Сипкинны тоткарлаганнар. “KazanFirst” “РЕН ТВ” мәгълүматларына таянып язганча, ул җәмгыятьнең кече компаниясенең бер җитәкчесеннән ришвәт алган. Акча җитәкчелекнең хәерхаһлыгы, “тыныч булуы” өчен тапшырылган дип уйланыла.

Тикшерүчеләр күздә тотканча, биредә аеруча зур күләмдәге ришвәт турында сүз бара. Көч ведомствосы хезмәткәрләре, улын тоткарлаганнар соң, Владимир Сипкинны – Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте президентының үзен дә тикшерергә булганнар. Ул инвалидларга ярдәм итүгә бирелгән бюджет акчаларын максатчан файдаланмауда шикләнелә.

Тикшерүчеләр җәмгыять карамагындагы объектларны сату буенча алыш-бирешләрне тикшерә. Биредә сүз Россиянең төрле төбәкләрендәге шифаханәләр, спорт һәм производство комплекслары турында бара. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу объектлар арзан гына бәядән сатылып, оешмага зыян китерелгән.

Шикле бәядән сатылган объектлар арасында – “Солнечный берег” шифаханәсе, Мари Эльдәге үзәк, шулай ук Улан-Уде, Прокопьевск һәм башка шәһәрләрдәге предприятиеләр. Алыш-бирешләрдән соң кайбер комапнияләр эштән туктаган. Шул сәбәпле инвалидлар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да ял, сәламәтлеген ныгыту һәм эш урыннарыннан мәхрүм калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре