"Мин барлык догаларны искә төшердем": Анапада 20 кеше, бер сәгатькә якын, һавада эленеп торган аттракционда ярдәм көтеп утырган

Анападагы "Кондор" аттракционы кешеләр утырган килеш ватыла. Ул вакытта анда 20 кеше булган, дип яза РБК.

Бу вакыйга кичә кич Джунгли паркында булган. "Кондор" аттракционында кешеләрне югарыга күтәреп әйләндерә торган җайланма, билгесез сәбәпләр аркасында туктап кала. Анда утырган кешеләр үзләре төшә алмаган. Коткаручыларга аларны эвакуацияләү өчен бер сәгать чамасы вакыт кирәк була.

- Мин бөтен догаларны искә төшердем, бер сәгать ярым өстә утырып, аттракционнан төшкәч, йөгереп барып балаларны кочаклап алдым,  - дип сөйләгән шул аттракционда булган хатын-кыз.

Тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре