«Бу – беренче балабыз. Без 2017 елда таныштык, ә 2019 елда өйләнештек. УЗИга чират торганда бәйрәмдә гендер-пати оештыруны сорап хат яздык. Без бик бәхетле», – дип искәртте баланың әтисе Рөстәм Мансуров.
Әгәр малай булса, баланың җенесе турында хәбәр иткән вертолет хөрмәтенә аңа Ансат дип исем кушар идек, диде ул шаяртып. Яшь гаиләне ТР вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да котлады.
«Миңа гендер-пати оештырылачагы турында әйткәч, малай булачагына ышана идем, ләкин фаразым чынга ашмады. Әмма киләчәктә булыр әле, минем үземнең дә биш балам бар, малай өченче һәм дүртенче тапкырында гына булды», – дип елмайды Коробченко.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез