Газетага язылу

«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли

Казанда, «Казан» гаилә үзәге янында, «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның мобиль пункты эшли башлады. Чатыр эчендә һәркем контракт буенча хезмәт турында күбрәк мәгълүмат ала, үзе өчен өстенлекле юнәлешне сайлый һәм хәтта сайлап алуның беренчел чараларын уза ала.

«Мобиль сайлап алу пункты «Мин күкне сайлыйм!» республика акциясендә катнашу инде традициягә әйләнде. Акция кунаклары мобиль пунктка зур кызыксыну белдерәләр, иртәннән үк ике кеше безнең пунктта сайлап алуның беренчел чараларын узды инде. Алга таба алар медицина тикшерүе узарга һәм шуннан соң хезмәт урынына китәргә тиеш булачак. Бүген без барлык төр гаскәрләргә дә кешеләрне озатабыз. Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләре өстенлекле юнәлеш булып кала. Шулай ук без – Африка корпусына җыюны гамәлгә ашыручы РФның алты субъектының берсе», – дип сөйләде «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Моннан тыш, мобиль пункт кунаклары өчен төрле активлыклар каралган. Мәсәлән, чатырда дрон пилоты симуляторы тәкъдим ителгән  – анда һәркем үзен БПЛА операторы ролендә сынап карый ала. Шунда ук Калашников автоматы макеты куелган өстәл тора, аны һәркем вакытка сүтеп-җыя ала. Эчтә «Ратник» экипировкасы комплекты күрсәтелгән.

«Безнең чатырда контракт та төзергә яисә контракт буенча хезмәт турындагы мәгълүмат белән танышырга да була. Алдан ук «Ратник» экипировкасы комплектын киеп карарга мөмкин — безнең сугышчылар да нәкъ шундыйны кия», — дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Рөстәм Самарханов.

Моннан тыш, бәйрәмдәге мобиль сайлап алу пунктында чын автомат туреле дә тәкъдим ителде. Мондый турельләр ярдәмендә безнең сугышчылар дошман дроннарын бәреп төшерәләр. Модельне «ZA мирное небо» хәйрия фонды тәкъдим иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре