Газетага язылу

«Миңа каршы төшми»: Ринат Рәхмәтуллинның хатыны сәхнәгә чыгу планнары турында сөйләгән

Популяр татар җырчысы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара, яңа җырлар яздырып, зур сәхнәгә менәргә җыену-җыенмавына ачыклык керткән.

Бу хакта ул  “Tatnews Tatar” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләгән, дип яза “KazanFirst”.

Исегезгә төшерәбез: Динара ире белән ике җыр яздырып, Рәхмәтуллин концертларында шуларны башкара.

– Сәхнәгә чыгу уем юк иде. Юбилей сезонында бер тапкыр бергә чыгыш ясап карыйсы иттек. Төрлечә эшләп карыйсы, яңалыкны концертка кертәсе килә бит. Шуннан соң безне төрле артистлар чыгышларыннан торган концертларга чакыра башладылар, ә чакырган җиргә барасы килә. Шулай ук безне хәзер банкетларга дуэт белән җырларга дәшәләр. Менә хәзер җәен тагын бер җыр яздырырга уйлап торабыз. Альбом чыгарырга җыенмыйбыз анысы, әмма җырлар чыгарабыз. Кешеләр сорый икән, ник чыгармаска, – дигән Динара Рәхмәтуллина.

Аның сүзләренчә, үзе сәхнәгә чыгарга атлыгып тормый, тартына. Тавышыннан да бигүк канәгать булмавын, шуңа күрә хәзер белемнәрен чарлавын әйткән.

– Ринат миңа каршы төшми. Күңелем ни генә теләмәсен, барысын да хуплый. Беркайчан да “җырлама” дип әйткәне юк, – ди Динара.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре