«Минем дә тизрәк тавыш бирәсем килә!» «ВТ» журналисты катнашкан сайлау участогыннан репортаж

Ял көнендә төшкә кадәр диярлек йоклый торган балалар да иртә уянды бүген. Хәерле иртә теләшкәч, сизмәстән, бәйрәм белән дә котлаштык. Әйе, бүген республикабызда бәйрәмгә тиң вакыйга – Татарстан Рәисен сайлыйбыз. Сайлауларга балалар белән бару – гаиләбезнең матур традицияләренең берсе.

Без яшәгән йорт Казанның 184 нче номерлы мәктәбе бинасында урнашкан 459 нчы номерлы участогына карый. Башка участоклардагы кебек үк, сайлаучыларны урамнан ук музыка каршы ала. Без килгәндә әле иртәрәк, шулай да сайлауга килүчеләр аз түгел иде. Мәктәп капкасыннан бер төркем яшь егетләр белән кердек.

«Афәрин, егетләр, йоклап ятмыйсыз икән. Үзегез теләп килдегезме, әллә иртүк сайларга кушылдымы?» – дип соравыма: «Әлбәттә, үз теләгебез белән. Без беренче тапкыр сайлауда катнашабыз. Өстәвенә, беренче тапкыр республикада рәис сайлыйбыз», – диде арадан берсе. 20 яшьлек студент Андрей ниндидер дулкынлану хисләре кичермәсә дә, кызыксыну белән килүен әйтте. «Бюллетеньга тамга куеп, аннары селфи ясап, социаль челтәргә урнаштырсам, күңелем булачак. Ниһаять, минем дә тавышым ниндидер роль уйный, дип сөенәчәкмен», – диде ул.

Янымда барган кызым безнең сөйләшүне ишетеп, үзенә әле 10 елдан гына 18 яшь туласын санап чыгарды. Ә 10 яшьлек улым: «Эх, паспорт алгач сайларга ярасын иде. Минем дә тизрәк тавыш бирәсе килә», – дип көрсенеп куйды. Мондый фикерне көн дәвамында берничә әнидән ишеттем. Димәк, яшьләребез өметле, дип сөенергә генә кала.

Ә балаларга «чын сайлаучылар» булып карау мөмкинлеген тудырдым. Тавыш та бирдек, бюллетеньнәрне урнага да салдык. «Без сайлаган Миңнеханов җиңсен иде», – дип үз алларына гына тели-тели бюллетень салган балаларны ишетеп, күзәтүче апа да елмаеп куйды.

Гүзәл һәм Ринат Бәдретдиновлар да сайлауга кызлары белән килгән. «Республикабыз киләчәге өчен җан атабыз, шуңа күрә сайлауга гаиләбез белән йөрибез. Вакытны файдалы һәм бергә уздыру, аралашу өчен яхшы мөмкинлек. Матур киемнәрне киеп, күңелле генә сайлауларга барабыз. Сайлау участогы таныш-белешләрне дә очрату урыны бит әле ул», – диде алар. Беләзек алгач, фотоконкурста катнашу өчен фотога төшерү тәкъдимемне кире кактылар. «Без бәйгедә катнашып, бүләк оту өчен килмәдек сайлауга. Тавыш бирү – безнең бурыч», – диделәр Бәдретдиновлар.

72 яшьлек Гөлсинә әби (апа дип эндәшүемә каршы килде) Самарадан балалары янына яшәргә күченгән. «Балалар кияү ягына авылга кайтып китте. Тиз генә сайлауга барыйм да, алар кайтуга берәр тәмле ризык пешереп торырмын дип ашыгам. Бәйрәм бит бүген! Аларның да тавыш бирәсе бар, озакламый килеп тә җитәрләр. Башка төбәктән күчеп килсәм дә, тамырларым шушы Татарстанга тоташа. Хәзер инде мин үземне дә Татарстан кешесе дип саныйм. Элек тә сайлауларга йөрдек. Парлашып йөри идек. Бүген, кызганыч, үзем генә... Шуңа күңелем дә тулып тора...» – диде ул.

Сайлауга парлап килүчеләр дә, ялгызы гына ашыгучылар да, балаларын җитәкләп баручылар да шактый иде. Эстрадабызның җырчы гаиләсе – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев тә сайлауга беренче тапкыр 3 яшьлек кызларын алып килгән. «Без сайлауларга һәрвакыт зур җаваплылык, дулкынлану хисләре белән барабыз. Бүген дә шулай. Хәят тә «ящикка документ салам» дип, бик көтте инде», – диде Эльмира. Рафилдән беренче тапкыр сайлауда катнашуы турында сораштым. «Беренче тапкыр үземнең туган авылымда тавыш бирүемне яхшы хәтерлим, чөнки анда бүләк бирәләр иде. Зур дулкынлану хисләре белән барган идем. Ләкин нинди бүләк биргәннәре истә калмаган шул», – диде ул.

Мин исә, һәр сәгать саен айфон, ике тапкыр автомобиль уйнатачакларын исләренә төшердем. Бәхетеңне сынап карау өчен шәп мөмкинлек бит! Ә уйлап карасаң, бәхет алардамени? Шушы матур, бөтен юнәлешләр буенча да алга киткән, һәрчак үсешкә омтылган республикада яшәү – менә бәхет, ичмасам!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре