• Фото: видеодан скриншот

“Минем дустым – Миңнеханов Рөстәм”: Татарстан Рәисе турында җыр интернетта 11 миллион карау җыйган

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе “Минем дустым – Миңнеханов Рөстәм” җырына клип төшергән. Әлеге клип социаль челтәрләрдә миллионнарча карау җыя.

Дәртле көе һәм җиңел генә истә калырдай сүзләре кыска вертикаль видеога социаль челтәрләрдә бик тиз таралу мөмкинлеге биргән.

Казан, Чаллы, Бөгелмә мэрларын, Яшел Үзән, Байлар Сабасы хакимияте башлыклары, шулай ук “Татнефть”, “ТАИФ”, “КамАЗ”, “СИБУР” һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасы кебек зур компанияләрнең генераль директорларын кертеп, республикада 20дән артыграк җитәкче катнашындагы видеолар ярдәмендә җыр күз ачып йомганчы популярлашкан. Социаль челтәрләрдә шушы җырга үз контентларын булдыручылар барлыкка килгән. Көнбатышның социаль челтәрләрендә генә дә республикада яшәүчеләрнең, блогерлар, иҗтимагый оешмаларның 700 ләп шундый ролигы пәйда булган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть химиясе, машина төзелеше һәм “акча” “башкалаларын” санап үткән видео социаль челтәрләрдә аеруча тиз таралган. Бу ролик 1,5 миллион карау җыйган. Казанга килгән БРИКС илләре лидерлары катнашындагы ролик та шушы ук җырга “корылган” һәм шулай ук зур кызыксыну уяткан. Видеоны 615 мең тапкырдан артыграк караганнар.

Республика рәисенә багышланган композицияне, мәктәп укучыларыннан алып, чиновникларга кадәр үз иткән. Башлангычны Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе дә хуплаган.

– Социаль челтәрләрдә мондый роликлар күргәч, үзебезнекен эшләргә булдык. Безгә – Яшьләр ассамблеясе активистларына, Казанны, аның энергетикасын һәм төрле милләт вәкилләренең бию һәм иҗат аша уртак тел табуларын күрсәтү мөһим иде. Бу роликны төшерү идеясе шулай пәйда булды, – дип билгеләп үткән оешма рәисе Диләрә Дамар.

Төрле яшьтәге егет-кызларны берләштергән җыр социаль челтәрләрнең ватанпәрвәрлекне ничек таратуга ярдәм итүен күрсәтә. Трекны интернетка чыгарган “КАЕН.Медиа” иҗат берләшмәсендә аны яздырганда ясалма фәһем кулланылуын билгеләп үткән.

– Социаль челтәрләрдә калдырылган комментарийларга караганда, соңгы ярты елда социаль-икътисадый рухтагы яңалыклар һәм видеоларга мөнәсәбәт үзгәргән. Аудиториягә Татарстанның икътисадта, сәнәгатьтә, социаль инфраструктураны үстерүдә лидер булып торуын, парк-скверлар үстерү буенча безнең тәҗрибәнең алдынгы буларак саналуын белеп тору мөһим. Боларны аудиториянең күңеленә хуш килердәй итеп сөйләү генә кирәк. Безнең трек Татарстанда яшәүчеләрнең республикабыз һәм аның казанышлары белән горурлану хисләре өчен саундтрекка әйләнде”, – дигән фикердә “КАЕН.Медиа” җитәкчеләренең берсе.

Җыр халыкка “киткән” инде. Хәзер аны машиналарда һәм Татарстан шәһәрләре урамнарында да ишетергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Сүз уңаеннан

Көн хәбәре