• Фото: tatarstan.ru

Минем өчен Татарстан ул... (Сораштыру)

Алия Шәрипова, Минзәлә районының Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

– Читкә чыксам, республикабыз белән горурлану тагын да арта. Әле менә Чуашстандагы дустым әйтә, Татарстанда яшәвегез белән бәхетле сез, ди. Менә шулай, күрше төбәкләр бездәге тормышка кызыга. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка рәхмәт – авыл советларын бетерергә ирек бирмәде, ул безне яклап калды. Бу – аның җир кешесен, авыл кешесен аңлавы нәтиҗәсе. Үзегез уйлап карагыз: авыл советлары бетә икән, халык нишләргә тиеш?

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:

– Дөньядагы иң матур урын, дим мин аны. Соңгы елларда республикабыз чәчәк ата. Аның бар уңышларына сөенеп яшим. Казаныбызда нинди дәрәҗәле, зур чаралар уза, кайсы илләрдән генә кунаклар килми. Үз гомеремдә күп җирләрне күрдем, әмма алар Татарстанымны алыштыра алмый. Кеше үз туган җирендә, үз илендә генә бәхетле. Форсаттан файдаланып, халкымны, тамашачымны бәйрәм белән котлыйм.

Алсу Мөхәрләмова, Балтач районының Пыжмара авылы (15 бала әнисе):

– Минем чит илләргә барганым юк. Үз җиремдә рәхәт. Бәхетне туган яктан тапкан кешеләр без. Ирем белән 15 балабыз бар. Үзебез өчен дип тапкан сабыйларыбызны дәүләт тә ташламый. Һәрдаим ярдәм тоеп торабыз. Алар республикабызның патриотлары булып үсә. Татарстаныбызда гаилә кору, балалар үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бакчалар, мәктәпләр төзелә, тормыш шартлары елдан-ел яхшыра.

Тәлгать Арысланов, Актаныш районындагы Түбән Карач авылының бердәнбер кешесе:

–  Ялгызым гына бернинди шартлары булмаган авылда яшәп ятам. Берни юк монда, бары туган як кына бар. Ләкин шуңа карамастан, аны ничек бар, шулай яратам. Икесе дә минем өчен бер дәрәҗәдә дияр идем. Чаллыдан авылга күченеп кайтканга 17 ел була. Әллә нинди матур җирләрдә йөреп кайтам да, үземнеке иң рәхәте, дип куям. Авылымны да, республикамны да яратам.

Камилә Гыйлаҗиева, узган ел татар теленнән республика имтиханын 100 баллга тапшырган укучы:

– Моңлы туган телем яңгыраган иң матур урын ул – Татарстан. Рәхәтләнеп туган телемдә аралашам. Узган ел Казанның 127 нче рус мәктәбен тәмамладым. 11 нче сыйныф укучылары арасында республикада нибары 7 укучы татар теленнән сынау тапшырды. Алар арасында мин дә бар идем. Туган телемне ничек яратуымны шуннан чамалагыз инде. КФУның татар филологиясе һәм журналистикасы бүлегендә белем алам. Туган төбәгемә хезмәт итәсем килә.

Арман Костанян «Ел укытучысы 2023» республика бәйгесе җиңүчесе, Иннополис лицее директоры:

– Җылы урын, гаилә, тәмле ризык, яхшы мөнәсәбәтләр, мөмкинлекләр иле. Татарстан –мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы республика. Белем алу өчен мәктәпләрдә барлык шартлар да бар.  Республикада мәдәни кыйммәтләр, тарих бергә үрелеп бара. Һәркем үзен рәхәт хис итә. Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәндем. Башкача була да алмый.

Сөмбел Хисамиева, БДИда 200 балл туплаган укучы (Әтнә районының Күңгәр мәктәбе):

– Татарстан – мөмкинлекләр иле, чөнки монда үзеңне һәр яклап күрсәтеп була. Яхшы белем алу да үзебездән тора. Теләк һәм тырышлык кына булсын. Югары уку йорты ишекләре дә ачык. Туып үскән илнең халкы, традицияләре, урамнары да күңелгә якын. Монда үзеңне бәхетле хис итмичә мөмкин түгел.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы:

– Татарстан – минем гаиләм, туган йортым, кадерле урыным. Без эшләгән эшләребез, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов, халкыбыз белән горурланабыз. Шушында тудык, укыдык, канат ныгыттык, тырышабыз, эшлибез. Биредә үк әти-әниләребез яшәгән, балаларыбыз укыган. Татарстаныбыз алга таба да алдынгы, беренчеләрдән булсын иде.

Лениза Мостафина, «Иң яхшы сыер савучы» бәйгесе җиңүчесе:

– Татарстан – безнең Ватаныбыз. Без – татарлар! Һәм моның белән чын күңелдән горурланам. Без гомер буе малчылыкта эшләдек, хуҗалыкта да күп итеп терлекләр асрадык. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Республикабызда рәхәтләнеп эшләргә дә, яшәргә дә, сәламәтлекне кайгыртырга да барлык шартлар тудырылган. Эшләгәч, гомер буе муллыкта яшәдек. Үзебез дә тырыштык, хуҗаларның да ярдәме булды. Субсидияләр бирү дә азмы-күпме гаилә бюджетын тулыландыру өчен яхшы. Бу бит күрше республикаларда юк.

Илдар Нугуманов, Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары:

– Татарстан – минем тарихи Ватаным. Әби-бабайлар яшәгән туган җирем. Кая гына барсам да, күңелем гел шушында тартыла. Яратып һәм сагынып кайтам. Үз җиремдә үз халкым, үз динем һәм үз телем. Заманында әти-әнием күмер шахталарына киткән. Чит җирләрдән соң барыбер Татарстанга әйләнеп кайттык. Чөнки җан тарта, күңел тарта. Монда безнең гаиләбез, туганнар һәм дуслар. Ә Рәисебез – иң көчле җитәкчеләрнең берсе. Мондый җитәкче белән эшләү тагын да зуррак җаваплылык өсти. Башка төбәкләрдә дә, күкрәк киереп: «Без – Татарстаннан!» – дибез. «Беләбез, о-о, Татарстан бит ул!» – дигән сүзләрне ишетү горурлык хисен уята, әлбәттә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре