Республика халкының 75 проценты Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашасын белдергән. Бу хакта сайлаучылар өчен узган «Минем тавыш» онлайн-форумы барышында әйттеләр. Белгечләр 8 сентябрьдә булачак сайлау турында фикер алыштылар.
– Бу мәйданчыкны пандемия чорында сайлаучылар өчен ачык булу, аларны ишетү өчен булдырган идек. Биредә тавыш бирү этабы, сайлаучыларның һәм сәясәтчеләрнең сайлаулардан ниләр көтүе һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләшәбез, – диде форум ачылышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, яшь сайлаучылар темасы бүген аеруча мөһим. Быелның мартында Президент сайлавында Татарстанда 86 мең кеше беренче тапкыр тавыш биргән. Сентябрьдә исә аларга тагын 17 мең кеше өстәлер дип көтелә.
– Без кандидатларны тәкъдим итү чорын тәмамладык. Теркәлү этабына күчтек. Бу иң җаваплы чорлар, – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
«Сайлаулар – гражданин һәм хакимият диалогының иң югары формасы». Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов әнә шундый фикердә.
– Күп еллар эчендә беренче тапкыр хакимият һәм кеше арасында турыдан-туры диалог формасы табылды. Бу – әлеге форум нәтиҗәсе. Халыкның сайлау комиссиясенә алдан ук үзенең кызыксындырган сорауларын бирә алу мөмкинлеге бар. Бу бик мөһим. Кеше сайлау процедурасына, үзенең тавышы исәпкә алыначагына ышана икән, аның хакимият кабул иткән карарларга ышанычы арта. Киресенчә дә була ала. Сайлаулар – бу диалогның иң югары дәрәҗәсе, – диде Дәүләт Думасы депутаты.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сайлауда уңайлы шартлар булдыру турында сөйләде. Бүген республикада 268 мең тирәсе мөмкинлеге чикләнгән сайлаучы бар. Шуларның 17,5 меңе – коляскада хәрәкәтләнүче кешеләр, 10 меңгә якыны начар ишетә, 7 меңгә якыны начар күрә.
– Бу мәсьәлә бүген аеруча актуаль. Уңайлылык турында сөйләгәндә, без участокка керү һәм тавыш бирү турында гына түгел, анда барып җитүне дә әйтәбез. Бу мәсьәләдә соңгы 5-10 елда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы зур эшләр башкарды. Мөмкинлеге чикле кешеләргә барып җитүдән алып тавыш бирүгә кадәр барлык уңайлыклар да бар, – диде Эльмира Зарипова.
Сәяси консультант, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов исә сайлауга килүчеләр буенча фаразларын җиткерде.
– Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәзерге вакытка республика халкының 75 проценты сайлауларда катнашачагын әйтеп була. Әле алда ике ай бар. Вакыйгалар күп булса да, сентябрьдә күрсәткеч тагын да югары булыр дип көтәбез, – диде Владимир Кутилов.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез