Минималь хезмәт хакы күләмен 22 440 сумга җиткерү турында закон кабул иткәннәр

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме аена 22 440 сум тәшкил итәчәк. Хәзергегә караганда 17 процентка диярлек зуррак сан бу. Бүген Дәүләт Думасында бу җәһәттән тиешле закон проекты кабул ителгән.

Документны түбәнге палата каравына Хөкүмәт керткән.

Дума Рәисе Вячеслав Володин басым ясап әйткәнчә, проект Президент Владимир Путин куйган бурычны: 2030 елга МРОТ күләмен кимендә 35 мең сумга җиткерү бурычын хәл кылуга юнәлдерелгән.

МРОТ күләме арту 4 миллион чамасы кешегә кагылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре