Газетага язылу

Министр «Ашыгыч ярдәм»нең авыручылар янына тиз арада барып җитүен әйткән

Илдә кинәт чирләп китүчеләрнең 85 процентына «Ашыгыч ярдәм» 20 минут эчендә барып җитә.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, «Ашыгыч ярдәм» системасында 130 станция, 1 609 бүлек һәм 12 мең бригада эшли. Хәзерге вакытта бу юнәлештә 13 меңнән артыграк табиб, 90 мең шәфкать туташы-фельдшер, 40 меңнән күбрәк йөртүче хезмәт куя. Былтыр «Ашыгыч ярдәм» чакыртуның 37 миллион очрагы теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре