Газетага язылу

Министр балаларга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә тәкъдим итте

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров балигъ булмаганнарга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында әйтте.

«Балигъ булмаганнарга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә кирәк дип саныйбыз. Шул ук вакытта, балалар һәм үсмерләр өчен үзебезнең илдә уйлап табылган видеоуеннар чыгару һәм әлеге өлкәне тәртипкә салу мөһим», – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, Россиядә җитештереләчәк видеоуеннар турындагы тәкъдимне Иннополиста карый башлаганнар инде. «Бу мәсьәләне закон нигезендә көйләргә дә кирәк», – диде Азат Кадыйров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре