– Сез – республиканың гына түгел, илебезнең дә горурлыгы. Мәктәп елларында үзегезне бары яхшы яктан гына күрсәтеп, имтиханнарны югары балларга тапшырдыгыз. Төрле уку йортларына китәрсез, сезнең сайлау мөмкинлекләрегезне хуплыйбыз. Кайда гына укысагыз да, үзебезгә кире әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Укытучыларыгызны онытмагыз. Мәктәпләргә килеп, хәлләрен белешеп торыгыз. Әти-әниләрегезгә дә рәхмәтле булыгыз, – диде министр республиканың «алтын фонд»ына.
Илсур Һадиуллин, нәтиҗәләрнең яхшы булуын искәртеп, йөз баллы хезмәтләргә йомгак та ясады. Әйтик, быел 100 балл туплаучылар күбрәк. Андый эшләр – 460. Математика, физика, биологиядән имтихан күрсәткечләре яхшырса, рус һәм инглиз телләреннән 100 әр балл туплаучылар ике тапкыр арткан. Республиканың сигез районыннан кала, башкалары йөз балл туплаучы яшьләре белән мактана ала. Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман, Саба районнарының быел 200 балл алучыларны беренче тапкыр гына әзерләве әле. Түбән Камада – 4, Мамадыш, Бөгелмә районнарында андый укучылар 2 шәр булып чыкты. КФУның IT-лицее укучысы Ләйсән Шакирова белән Казан Суворов училищесы кадеты Роман Сахарных хәтта нәтиҗәләрен 300 гә үк җиткерде.
– 300 – зур балл, әмма мин аны уртак нәтиҗә дип кабул итәм. Укытучыларыма, офицерларга, әти-әниемә рәхмәт. Мәскәүдә икътисад юнәлешенә укырга керергә җыенам. Шунда төпләнеп калу теләгем дә бар, – диде Роман.
Ә менә Ләйсән Шакирова үзебездә калачак. Сыйныфташларының күбесе Мәскәүгә китәргә җыенса да, ул КФУны сайлаган. Алдагы тормышын фән яки укытучылыкка бәйләргә тели.
– Лицейда яхшы белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Укытучыларыма бик зур рәхмәт. Казандагы химия мәктәбе илдә иң яхшыларның берсе булып санала. Мин монда яхшы белем алачагымны беләм, – диде Ләйсән Шакирова.
КФУның проректоры Екатерина Турилова яшьләрне университетта укырга чакырды.
– Сезнең үзебездә калуыгызны телим. Татарстанда белем алу өчен барлык шартлар да бар. Үзегезгә кызык юнәлешне таба аласыз. Яхшырак урынны барыбер таба алмаячаксыз. Киткәннәр арасында кире кайтучылар да бар. Әле берничә атна элек кенә Мәскәү медвузында белем алучы студенттан электрон хат алдым. Ул үзебезгә күчерүне сораган. Ике якның уку планын чагыштырып, бездәгесен яхшырак дип тапкан. Без сезгә сыйфатлы белем бирергә вәгъдә итәбез, – диде ул.
Быел 100 балл туплаган лидер мәктәпләр исемлеге
1. Казандагы 131 нче лицей – 35
2. КФУның IT-лицее – 31
3. Чаллыдагы 26 нчы гимназия – 15
4. Казандагы 2 нче лицей-интернат – 12
5. Түбән Камадагы 24 нче лицей-интернат – 12
6. КФУның Лобачевский исемендәге лицее – 11
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез