Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, РФ Кораллы көчләре белән контракт төзү – чын ир-атлар карары. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.
«Татарстанда хәрбиләр генә түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да күп төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Ватан сагында торучыларның гаиләсе өчен күңеле тыныч булсын – без аларга барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга булышачакбыз. Контрактчыларга бер тапкыр түләнә торган 1,5 миллион сумга кадәр җитүче гомуми ярдәмнең 360 мең сумын безнең министрлык түли», – диде министр.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, әтиләре СВОда булган, 18 яше тулмаган балаларның һәркайсына 20 мең сум күләмендә акча түләнә. «Аны алу өчен безгә тиешле документларны тапшырырга гына кирәк. Моннан тыш, хәрби гаиләсендә туган һәр балага махсус комплект бирелә. Аның бәясе 10 мең сумга җитә. Әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга укырга кергәндә квоталар да каралган. Без инвалид балаларны да кайгыртабыз», – диде Эльмира Зарипова.
Министр әйтүенчә, хәрби килешү төзү – көчлеләр һәм кыюлар эше. «Контракт төзү – чын ир-атлар карары», – диде ул.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез