Газетага язылу

Министр Эльмира Зарипова студент әниләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде

Татарстанда студент гаиләләренә зур игътибар һәм һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән, йөклелекнең башлангыч срокларында исәпкә баскан студент хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләнә.

Яшь әниләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында Әниләр көне алдыннан, Югары Ослан районына пресс-тур барышында журналистларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, йөклелекнең башлангыч срокларында — 12 атнага кадәр дәүләт сәламәтлек саклау системасында исәпкә баскан студент хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу чара турында без җәй ахырында игълан иткән идек, һәм бүген студентлар арасыннан 69 яшь булачак әни бу түләүне алды», – дип хәбәр итте ул.

Икенче җитди ярдәм чарасы – баланың беренче елларында кирәк булган балалар әйберләрен прокатлау пунктларын ачу. Бу, еш кына аз керемле булган, яшь студент гаиләләренә зур ярдәм.

«Бала тугач, аңа карават, коляска, бәби төрү өстәле кирәк. Боларның барысы да шактый кыйммәт тора, ләкин бу әйберләрне куллану вакыты озак түгел. Без мондый кирәк-яракларны прокатлау пунктларын ачтык, алар республикада – 15. Балалар әйберләре прокатлауга аз керемле, студент һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук ата-аналары 30 яшькә кадәр булган һәм ялгыз әниләргә һәм әтиләргә бушлай бирелә», – дип билгеләп үтте Зарипова.

Хәзер ярдәмнең тагын бер яңа чарасы эшләнә.

«Студент әниләрнең имтихан тапшыру һәм ике-өч сәгатькә социаль няня хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге булсын өчен социаль няня институтын гамәлгә кертү өстендә эшлибез», – дип аңлатты Зарипова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре