Сентябрь башыннан бирле Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр интернет эшләмәүдән зарлана. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бу хәлгә ачыклык кертте.
Аның сүзләренә караганда, әлеге ике районда интернет белән бәйле чикләүләр – иминлек чаралары. Билгеле булганча, Авиатөзелеш районында эре предприятиеләр урнашкан. «Шуңа бәйле рәвештә бу чикләүләр гамәлдән чыгарылмаячак. Әмма әлеге ике районда интернет түбән тизлектә эшли. 6 сентябрьдән элемтә операторлары мобиль интернетны 2G форматында «кабыза» башлады. Бу тизлек иң кирәкле мәсьәләләрне хәл итәргә, әйтик, мессенджерга кереп, хат җибәрергә, такси чакыртырга җитә», – дип аңлатты министр.
Бу чикләүләр мобиль элемтәгә йогынты ясамый. Теләсә кайсы вакытта кирәкле кешегезгә шалтырату мөмкинлеге бар. «Мобиль интернет пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүнең бер ысулына әйләнде. Моның өчен 3G һәм 4G челтәрләре файдаланыла. Ягъни бүген заманча пилотсыз очкычлар теләсә кайсы операторның SIM-картасыннан файдаланып, мобиль челтәргә тоташа һәм шуның ярдәмендә кирәкле карталарны йөкли, максатына туры китерү өчен мәгълүмат ала. Бүген 4G –интернет кына түгел, ә БПЛА идарәсе каналы да», – дип сөйләде Айрат Хәйруллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез